Халык артистыннан мастер-класс: актерлык сәләтегезне һәм тавышыгызны ачыгыз, дуслар! Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһаншинның актерлык һәм ораторлык осталыгы буенча мастер-классы була! Бу профессиональ театр мәктәбе белән очрашу: тәҗрибә, һөнәри серләр һәм зур артист энергиясе.
Фәнис Җиһаншин — танылган артист кына түгел, нечкә мөгаллим дә: ул катлаулы нәрсәләрне гади сүзләр белән аңлата һәм хәтта беренче тапкыр сәхнәгә чыгучыларның да потенциалын ача белә.
Аның карашы театр мәктәбе традицияләрен заманча алымнар белән берләштерә: халык алдында чыгыш ясау, оялу һәм киеренкелектән котылу, камера белән эшләү.
Мастер-класста сез: — тавыш белән идарә итәргә өйрәнерсез: үз диапазоныгызны табарсыз, дикция һәм тавыш мөмкинлекләрегезне ачарсыз. — Төп актерлык техникасын үзләштерерсез: тиешле халәткә ничек тиз «керергә», залның игътибарын тотып торырга һәм хис-кичерешләр белән идарә итәргә өйрәнерсез. — Сәхнәдән куркуыгызны бетерү серләрен дә белерсез. — Фәнис Җиһаншин киңәшләрен ишетерсез.
Мастер-класс: — яшь актерларга һәм иҗади югары уку йортлары студентларына; — спикерларга, блогерларга, укытучыларга, ышанычлы һәм ачык итеп сөйләргә теләүчеләрнең барысына да; — үзен театрда сынап карарга хыялланган, әмма беренче адымнан курыккан кешеләргә файдалы булыр.
Бернинди махсус әзерлек кирәкми — бары тик үзеңнең мөмкинлекләреңне сынап карау теләге генә. Үзегез белән уңайлы кием һәм дәфтәр белән каләм алыгыз.
Мастер-класс 2 сәгать бара.
Мастер‑класс от мастера: раскройте силу голоса и магию актёрского присутствия! Мастер‑класс народного артиста Татарстана Фаниса Зиганшина! Это встреча с настоящей театральной школой: живой опыт, точные инструменты и энергия большого артиста.
Фанис Зиганшин — не только признанный артист, но и тонкий педагог: он умеет объяснять сложное простыми словами и раскрывать потенциал даже у тех, кто выходит на сцену впервые.
Его подход соединяет традиции театральной школы и современные задачи: публичные выступления, съёмки, ведение мероприятий, работа с камерой.
На мастер-классе вы: — Научитесь управлять голосом: найдёте свой диапазон, отработаете дикцию и интонационную выразительность — чтобы вас слышали и слушали. — Освоите базовые актёрские техники: как быстро «входить» в состояние, удерживать внимание зала и управлять эмоциями. — Проработаете страх сцены: разберёте типичные зажимы и получите рабочие способы их снять. — Потренируетесь на реальных упражнениях и коротких этюдах — сразу увидите прогресс. — Получите профессионалҗные советы от Фаниса Зиганшина.
Для кого: — начинающим актёрам и студентам творческих вузов; — спикерам, блогерам, преподавателям — всем, кто хочет говорить уверенно и ярко; — тем, кто мечтает попробовать себя в театре, но боится первого шага; — профессионалам, желающим «пересобрать» технику и вернуть свободу на сцене.
Никакой специальной подготовки не нужно — только желание раскрыть свой голос и стать заметнее.
Возьмите с собой удобную одежду и блокнот с ручкой для заметок.
Продолжительность 2 часа
